Заман сулышы

Бергә-бергә гомер итәргә язсын

--, 6 апрель 2019 - 07:00
351
0
1

6 апрель көнне безнең гаилә өчен зур бәйрәм! Чөнки ямьле яз аенда безнең кадерле әтиебез, төбәгебезнең күренекле шагыйре - Таһир Ярулла улы Шәмсуаров туган! Аңа 65 яшь тула.

Кадерле әтиебез, син безгә туры юл күрсәтүче, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Синең кебек сабыр,

миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер, оныкларың өчен да син ягымлы дәү әти. Гомер бәйрәмең көнендә сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме —алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын, иҗат чишмәң беркайчан да саекмасын! Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

65 яшь ул әллә ни күп түгел,

Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.

Язсын йөзгә җитеп шатлык белән

Бергә-бергә гомер итәргә.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән кызың Ләйсән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: