Заман сулышы

Кадерле туганыбыз Зөмәрә Шәрәпованы ихлас күңелдән котлыйбыз

--, 13 декабрь 2019 - 11:33
1451
0
1

Кирлегәч авылында туып-үскән, Лениногорск шәһәрендә гомер итүче, кадерле туганыбыз, Зөмәрә Шәрәпованың ике бишлелек юбилее.

Кадерлебез безнең! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Менә шундый аклык, сафлык бөркелеп торган көннәрдә дөньяга килгәнең өчендерме, син шундый саф, ачык күңелле, һәр кешегә ягымлы, туган жанлы булып яшисең. Син улыңа кадерле әни, Сәгыйть киявебезгә сөекле тормыш иптәше, туганнарыңа ныклы таяныч. Ходай сиңа ныклы саулык, җан, күңел тынычлыклары, ак бәхетләр, шатлыклы гомер насыйп итсен.
    
    Син безгә терәк, син безгә кирәк,
    Син бит һәрвакыт, һәркемгә үрнәк.
    Яшик шатланып, бәхет, шатлыкта,
    Күгәрченнәрдәй гөрләшеп.

 

  Изге теләкләр белән Мөхәммәтшиналар һәм Галимовлар гаиләсе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: