Заман сулышы

Киявебезне юбилее белән котлыйбыз!

--, 10 апрель 2019 - 08:43
343
0
0

Бүген кадерле киявебез Фәрид Әхмәтшинның гомер бәйрәме.

Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың. «Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

Яз бар, көз бар, җәй бар, кыш бар

Һәркайсы алтын фасыл.

Кеше өчен кадерлесе

Әлбәттә ярты гасыр!

Яз да түгел, көз дә түгел,

Җәй дә түгел кыш түгел

Илле яшкә җитү — һич тә

Кайгырырлык эш түгел!

50 яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә яшьнең түренә,

Күңелеңдә калсын яз чуагы,

Гомер үтә диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган көнең,

Шатлык белән үтсен һәр көнең,

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән барлык Мөдәрисовлар гаиләсе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: