Заман сулышы

Туй көнегез котлы булсын!

--, 19 октябрь 2018 - 14:21
558
0
2


Айдар Әхәт улы һәм Рузилә Ризит  кызы Солтановларның 19 октябрьдә - туй көне.
Кадерлеләребез! Сезне ихластан законлы никахыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлерәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә саулык, муллык, шатлык алып килсен, уй-хыялларыгыз чынга ашсын.
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез - гомер юлдашы.
Иң изге теләкләр белән әти-әниеңнәр һәм туганнарыгыз
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: