Заман сулышы

Шатлык нуры чәчеп торсын елмаюлы күзләрең 

--, 5 май 2019 - 10:32
251
0
1


Бүген дустыбыз, “Ак калфак”  хатын-кызлар оешмасының иң асыл һәм уңганнарының берсе- Сәрия Әшраф кызы Миргасимованың гомер бәйрәме.

Туган көнең белән котлап, иң мөһиме, саулык-тазалык, күңел тынычлыгы, иксез-чиксез шатлыклар, кояшлы һәм якты көннәр телибез. Алга таба да якыннарыңның, дусларыңның кадер-хөрмәтенә күмелеп яшәргә насыйп итсен.


Ак майларда ак бәхетләр
Алып килсен киләчәк.
Юлларыңа хуш ис сибеп.
Балкып торсын гөл-чәчәк.


Туган көнең котлы булсын, 
Тыныч үтсен көннәрең.
Язлар кебек наз китерсен
Җәйләрең һәм көзләрең.


Гомер буе хәсрәт күрми,
Аяз булсын күкләрең.
Шатлык нуры чәчеп торсын
Елмаюлы күзләрең.


Иң изге, матур һәм җылы теләкләр белән “Ак калфак”лылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: