Заман сулышы

Туган көнегез котлы булсын!!!

--, 1 май 2019 - 16:46
234
0
4

Түбән Чыршылы авылында яшәүче сеңелебез Энҗебезнең бик матур юбилее килеп җитте. 1 Майда аңа 60 яшь тула. Чын күңелебездән аны тәбриклибез олы бәйрәме белән.

60 яшь – ул картлык түгел,  күп бит әле алда яшисе.

Кайгы күрми, рәхәт, тыныч яшә шатлык белән гөрләп яшәче.

Картайдык дип, гомер узды диеп, һич кайгырма 60 җиткәнгә.

Әле дөнья тыныч, тормыш рәхәт, җитсәң иде иркәм туксанга!

Закирова Люция

Җилләр әгәр миннән сорасалар, 
-Энҗе кем ул? - әйтче дисәләр, 
Әйтер идем, бик тә итәгатьле, 
Юктыр андай сабыр бичәләр. 

Якты кояш миңа сорау бирсә: 
-Әйтче миңа, кем ул Энҗе?-дисә, 
-Җирдә йөргән синең парың,-диям, 
Җылыта ул сөйгән ярын,-диям. 

Серле чишмә күземә сирпелсә, 
-Беләсеңме син Энҗене?- дисә, 
-Ургып-ургып ага ярдан, - диям, 
Саф чишмәкәй, сиңа пардан,-диям. 

Якты йолдыз атылып сорау бирсә, 
Күрмәдеңме син Энҗене?-дисә, 
-Күрдем,-димен,-эш эшләгән чагын, 
Йөрәгеннән гөлләр тама аның.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: