Заман сулышы

Туган көнегез белән котлыйбыз!

--, 6 апрель 2018 - 09:20
386
0
1

Чын мәгънәсендә Шөгер төбәге, туган ягыбыз сандугачы-укытучы,
шагыйрь, публицист, җырчы, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Таһир Ярулла улы
Шәмсуаров
юк, юбилее түгел-гадәти туган көне!

6 апрельдә 64 нче язын
каршылаган әтиебез белән горурланабыз, изгелеккә-гаделлеккә аннан
өйрәнәбез. Авылны нәни илгә тиңләп, тормыштан ямь һәм тәм табып яши
белә торган шәхес ул. Аның халыкчан каләменнән халкыбызга лаек әсәрләр
язуын дәвам итүен телибез! Синең туган көнең барыбыз өчен дә көтеп
алынган куанычлы бәйрәм!


Сиңа ныклы сәламәтлек, яңа иҗади үрләр, пар канатлы гаилә тормышы
теләп, синең барлыгыңа сөенеп гомер юлдашың газиз әниебез, өч балаң,
җиде оныгың да кушыла!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 апрель 2018 - 13:06
    Лениногорск яңалыклары
  • 26 март 2018 - 12:39
    новости
Ночной режим