Заман сулышы

ЮБИЛЕЕГЫЗ БЕЛӘН!

--, 13 июль 2018 - 21:15
260
0
2

14 июль көнне Урдалы авылында туып, хәзерге вакытта Лениногорскида яшәүче сеңелем Эльмира Ядекәр кызы Галиеваның матур гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Без сине күркәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда бары тик бәхет-шатлык кына юлдаш булсын, якыннарың янәшәсендә бик күп еллар кирәк һәм терәк булып, исәнлектә-саулыкта яшәвеңне телибез. 
Уңыш кына юлдаш булсын, 
Барасы юлларыңда. 
Сәламәт һәм бәхетле бул, 
Туасы елларыңда. 
Синнән күчкән яктылыктан 
Нур сибелә тирә-юньгә. 
Кайгы-хәсрәт күрми генә, 
Яшик шулай бергә-бергә. 


Иң изге теләкләр белән апаң Әлфинур гаиләсе, котлауларга әниебез Сәрия дә кушыла. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: