Заман сулышы

Басуларда да куркыныч авыру тарала

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” Татарстан филиалы арпада куркыныч авыру таралуы турында кисәтә.

 “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”  Татарстан филиалы  арпаның тимгелле гельминтоспориоз белән зарарлануы турында хәбәр итә. Корткыч (Bipolaris sorokiniana Shoem) бөтен җирдә таралган.

Шытымнар да, шулай ук үсеп киткән арпа һәм башка бөртеклеләр дә зарарланалар. Зарарланган шытымнарда өч урынына бер сабак үсеп китә. Үсемлек төбендә, колеоптильдә һәм беренче яфракларда штрихлар һәм сызыклар рәвешендә озынча караңгы таплар барлыкка килә.

Үскән үсемлекләр яфракларында караңгы төстәге кайма белән башта караңгы, ә соңрак коңгырт-соры яки ачык-соры таплар барлыкка килә. Тапларда коңгырт-яшкелт яисә кара-соры төстәге кунык тарала башлый. Кайчакта салам төптән чери башлый, шуның нәтиҗәсендә ул йомшарып сына һәм җиргә ята. Башак зарарланган вакытта аның тышчасы коңгырт төскә керә, орлыкның яралгы очы кара яисә көрән төскә керә.

Орлыкларның шулай зарарлануын «кара яралгы» дип атыйлар. Үсемлекләрнең өске өлешләреннән тыш, барлык вегетация чорында еш кына тамырлар карасу төскә керә һәм алар чериләр, бу үсемлекләрнең саргаюына һәм җиргә ятуына китерә. Зарарлы гөмбә үсемлекләрнең вегетация чорында конидияләр белән тарала, ул зарарланган үсемлек калдыкларында һәм бөртекләрдә гөмбәчек һәм конидияләр рәвешендә кышлый. Үсемлек калдыкларында ул бер елдан артык саклана, шуннан соң туфрак бактерияләре һәм башка микроорганизмнар йогынтысында һәлак була.

Реклама

Зарарланган үсемлекләрнең гомуми һәм продуктив куелыгы кими, беренчел һәм икенчел тамырлар азрак барлыкка килә. 

Үсемлекләрне эшкәрткәндә куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә.

 http://baltaci.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/basularda-da-kurkynych-avyru-tarala

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: