Заман сулышы

Кая ашыга соң бу дөнья? (укучыбыз хаты)

Тормыш хәзер шул хәтле үзгәрде, кайвакыт уйланып куясың: бу XXI гасырмы соң? Кая гына барсаң да, бәяләр бер-ике көн эчендә үзгәргән, әле кирәкле дару алырга даруханәгә керсәң, ул икеләтә диярлек үскән, ә кибетләр турында сөйлисе дә юк...


Ашыга дөньясы
Мин кыш буе кошлар өчен ала торган тары ярмасының бәясе өч тапкырга хәзер кыйммәтрәк. Кая “ашыга” бу дөнья? “Әй, дөнья, дөнья – буялган йонга,” - дип әйтәләр иде элек әби-бабайлар, хәзер дә бу актуаль. Фатир өчен тагын бәяләр үскән, бу пенсия дә шулай үссә, ул шулхәтле үк шаккатыргыч булмас иде дә бит... Ярый әле балалары (16 яшькә кадәрле диюем) үскәннәре өчен акчаны хөкүмәт әзме-күпме өстәп тора, алар бик үк кайгырмый бугай, чөнки ишек алдында уйнаучы малайлар (алар хәзер бик күп) көннәр буе ун меңлек телефоннарында сөйләшеп, яки интернет зәхмәтендә утыралар.

Барысы да битлектән, еларсың да, көләрсең дә инде. Кара, төрле төслеләре гел ямьсез күренә, әле медицинада куллана торганнары әзрәк “булачак табиблар инде болары” дигән фикер уята. Минем белән күрше йортта торучы ханым исәнләшеп киткән икән, танымадым, ул шуңа үпкәләп куйган икән, соң кап-кара битлеген күзенә хәтле күтәргән, андыйлар урам тулы бит! Мин үзем ул хәтле кыланмыйм, чөнки микробларны үземә-үзем кире кертмим (алар һәр кешедә әзме-күпме бар инде), саф һава сулыйсым килә, аннары йөрәк тә бик үк шәп эшләми, еллар узган саен исәнлек артмый. Кәмит хәлләр дә булгалады коронавирус башланганда: этем миңа карап куркып качты – бер урамга чыккач үзем дә кигән идем. Дөрес, ул хәзер инде өйрәнде бугай, урамда узучыларга бик үк өрми, әле безнең ишек алдында узучы полиция хезмәткәрләре дә Эйкага елмаеп узалар (алар да битлектән, безнең яннан узганда төшереп куялар).

Шушы көннәрдә табиб Алексей Ковальковның чыгышын тыңларга туры килде. Ул резина перчаткаларны киеп йөрү гел “тузга язмаган бер күренеш” диде, чөнки вирус кулда алты минутта юкка чыга икәнлеге күптәннән билгеле, чөнки тәннең  үз иммунитеты бар – микрбиом. Бу микроблар төрле чирләргә каршы торалар, ә менә перчаткаларда унике сәгать! тереклек итәләр. Бу минем өчен яңалык түгел иде, үзем дә медик буларак аны белә идем, ләкин һәр кешегә дә аны аңлатып булмый бит. Ул шуны да искәртеп үтте: битлек киючеләр аны бер салып, бер киеп тормаска тиешләр, чөнки ялгыш битегезгә шул перчаткалар белән орыну мөмкинлеге бар. Бу инде чын мәгънәсендә куркыныч тудыра. Һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Арабызда төрле кешеләр яши, чирлеләр белән дөнья тулган... Исән-сау яшик, сәламәтлек – иң зур байлык икәнен һәрдаим истә тотыйк.

Реклама


Алдан белгәннәр
Менә китап киштәләрен тәртипкә китергәндә балалар язучысы Александр Волковның өч томлы әкиятләренә күз салдым. Анда “Сары томан” (“Желтый туман”) дигәнендә зур эпидемия турындагысын тиз генә укып чыктым. Бу бит күрәзәчелек кебек, менә нәкъ бу елгы чир турында язылган. Анда кешеләр генә түгел, хәтта кошлар, җанварлар үпкәләре ялкынсынып, ютәл белән интегәләр, шулай ук бер агачның яфракларын битлек итеп кулланалар.  Бик файдалы фикерләр күп анда, балаларыгызга укырга бирсәгез, һич үкенмәссез. Китапханәләрдә ул әкиятләр булырга тиеш. Әкият геройлары ул авыруны җиңеп чыгалар. Безнең Җир шарын камап алган, “сары кешеләр иленнән”, ягъни Кытайдан килгән афәттән, әлбәттә, котылу чараларын табарлар дигән өмет бар. Кытай халкы инде иркенләп сулыш алып дөнья көтә башлаганнар, бу турыда тәфсилләп журналистлар сөйлиләр. Махсус вакциналар ярдәм итәр, галимнәр көне-төне бу өлкәдә эшлиләр, без аларга уңышлар телик.

Галия Шакирҗанова

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: