Заман сулышы

Мөэмин-Каратайның уңган Рамиле

Авыл дип аталган кече Ватанда иң беренче чиратта башкаларны кайгыртып, якыныңа игелек-изгелек кылырга омтылып көн итүче ир-егетләр бар әле шөкер. Янәшәңдә аларның барлыгы, гозер-йомышыңны тыңлап тормышка ашырырга әзер кешеләрбелән бер авылда гомер сөрү үзе олы бәхет-куаныч!


 Гыйрфанов Рамил Даһыя улы 1972 елның икенче июнендә,  Мөэмин-Каратай авылында туа. 1981 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 1987-1990 еларда Яшел Аландагы, ул чорда бик абруйлы, СПТУ – 81 училищесында авыл хуҗалыгы буенча киң профельле белгечлек ала. Ягъни ул тракторчы, комбайнчы, машина йөртүче таныклыгына да ия. 1990-1992 елларда нефтьчеләрдә тракторчы, КНС машинисты. Бүгенге көндә көндә төп эше Иске Иштирәк мәктәбендә.  Ул биредә хуҗалык эшләре өчен җаваплы хезмәткәр.

Халкым: “Алма агачыннан ерак төшми!”- дип бик белеп әйтә. Әтисе Даһыя абзый, авыр туфрагы җиңел булсын менә дигән балта остасы, байтак кына һөнәр иясе иде.  Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр инде хәзер чормаларда яки музейларда сакланган тарихи аяк киеме-чабатадан аерылмады, тартынмыйча, тарсынмыйча рәхәтләнеп чабатадан йөрде.   Язмабыз герое Рамилнең әтисе Кәүсәр апа белән биш бала-ике кыз, өч малай тәрбияләп үстерделәр.

 Рамил киләчәктә тормыш юлын бергә бәйләячәк үз парын, тормыш юлдашын – Рушанияне 2003 елда Урдалы сабан туенда очрата. Чем кара чәчле, кара күзле кыз тәүге күрүдә үк егет солтанын үзенә гашыйк итә. Тату, үрнәк гаилә бүген арысландай өч ул үстерәләр.  Алмаз, Азат, Булатны әти-әнисе кечкенәдән хезмәткә тарта. Мәктәптән кайткач өч малайның да өйдәге вазифалары билгеле. Һәм алар кушкан эшләрне миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дип түгел, ә җиң сызганып, теләп үтиләр!

Рамил, әтисеннән үрнәк алып ишек, тәрәзәләрне агачтан бизәкләп ясый, аларны милли бизәкләр белән баета, мәктәп музее өчен агачтан күз явын алырлык җиһазлар ясады. Ир-егет якты дөньяда яшәү дәверендә өч төп гамәл башкарырга тиеш-агач утыртырга, өй салырга, малай үстерергә. Әтисеннән калган йорт яшәрлек булса да Рамилебез ,әнисенең  хәер –фатыйхасын алып, хәләл җефете Рушания белән киңәш-табыш итеп, туып - үскән нигез янәлшәсендә таштан ике катлы йорт корырга ниятләде. 

  Авыл кешесенең гүзәл, борынгыдан килгән бер асыл сыйфаты бар-өй коручыга кулдан килгәнчә ярдәм кулын сузу... Инде беренче ташны салганга да җиде ел узып киткән икән. Яңа йортның төзеклеге, күркәмлеге авылның йөзен ачып җибәрүен сөйләп торасы да юк! Хәзер вак-төяк эшләрне генә тәмамлыйсы калды. Тиздән әниләрен олы хөрмәт белән яңа өйнең түренә кертеп утыртасы, гаилә, туган-тумача, дус-ишләр белән яңа торакка күчүне дә зурлап билгеләп узарга җыеналар.

Реклама

Узган гасырның җитмеш-сиксәненче елларында авылларда ишле мал-туар асрый идек, җәмәгать. Мөэмин-Каратай авылы халкы да кырга 180 артык сөтлебикәне куа иде. Малларның бер башы көтүлеккә килеп җитсә, икенче башы исә авылдан чыгып җитмәгән әле... Заманалар үзгәрде, кайчандыр туендырган-киендергән сыерны авылдашлар азрак асрый башлады.

Мөэмин-Каратайда узган ел унтугыз эре терлекне капкадан кырга чыгардык. Сыер көтүен көтү көн үзәгендәге тиз арада хәл ителәсе мәсьәләгә әверелде. Көтү чираты ике атнага бер килә, даими эштән сорап калырга да уңайсыз. Язмабыз герое Рамил халык белән киңәшеп  авылдашлар ризалыгын алгач, Петербургның Чаллы филиалы аша электр ярдәмендә кулланыла торган көтү җайланмасы алып кайтты. Бүген инде без электр көтүче белән эш итүче Рамилгә терлекләрне көтүлеккә илтеп тапшырабыз да, тыныч күңел белән өйләребезгә таралышабыз. Элеккеге алты көтү йөргән җирләрдә безнең егерме сигез сыер-танабыз бил тиңентен сусыл үлән белән сыйлана. Йөргән, көткән төштә үлән азая башласа икенче урынга күчерәбез. Малларга печән хәстәрләгәндә дә Рамилнең ярдәмен тоябыз. Кирәк икән печәнен дә чабып бирә, кайтарырга да ярдәм итә. Андый игелекле ир-егетләр бар әле ул шөкер безнең нәни илләребездә!


Кичке алты тулып китте, әнә күрәсезме тәмле төрле үлән ашап туйган сыер-таналарыбыз ашыкмыйча гына өйләренә кайта. Аларның капка төпләрендә хуҗа-хуҗабикәләр елмаеп-балкып тук малларын каршы ала. Һәм әлбәттә Мөэмин-Каратай дип аталган нәни ил халкы уңган Рамиленә ихлас күңелдән рәхмәтләр яудыра торганнардыр!..


Таһир Шәмсуаров

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: