Заман сулышы

8 яшьлек балага 30 миллион сумлык машина?!

Артист сүзләренә караганда, Мартин автомобиль маркаларын ике елдан ук аера башлаган. Ә менә җырчының кызы Алла-Виктория машиналарга битараф: "аңа күбрәк атларда йөрү ошый", - дип шаяртты Киркоров.

 

Филипп Киркоров 8 яшьлек малаена 30 миллион сумлык машина алып биргән.

Җырчы НТВ эфирында улы Мартин өчен «Роллс-Ройс» маркалы автомобиль сатып алуын хәбәр итте. Бала бу хакта белгән һәм рульгә утырыр өчен 18 яше тулуын түземсезлек белән көтә.

Реклама

Артист сүзләренә караганда, Мартин автомобиль маркаларын ике елдан ук аера башлаган. Ә менә җырчының кызы Алла-Виктория машиналарга битараф: "аңа күбрәк атларда йөрү ошый", - дип шаяртты Киркоров.

Җырчының җанатарлары аның машина алуын хупламаган. "Хәзер ул машина 10 ел гаражда череп утырачакмы?", - дип яза алар.
Шунысы сәер: соңгы вакытта җырчылар концертлар куярга ярамаганлыктан акчасыз калдык, дигән булдылар. Димәк, бу пандемия Киркоров "кесәсе"нә сукмаган..

Чыганак: Кызыл Таң

http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/8-yashlek-balaga-30-million-sumlyk-mashina-alyp-birgn

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: