Заман сулышы

ЭШ ТИЗРӘК ҺӘМ ЯХШЫРАК ЭШЛӘНСЕН ӨЧЕН 4 ИҢ НӘТИҖӘЛЕ ЫСУЛ

Эшеңне башлыйсың да, тәмамлый алмыйсыңмы? Йә тегеңә, йә моңа бүленәсеңме? Эш вакытында тәмамлансын һәм сыйфатлы итеп үтәлсен өчен бүген сезгә 4 эффектив ысул тәкъдим итәргә булдык.

 

1. Pomodoro

Әлеге методның нигезендә эш белән ялны чиратлаштыру ята. Эшне башкаруга 25 минут вакыт бүлеп бирелә, аннан 5 минут ялга багышлана. Бу принцип монотон эшләрне үтәгәндә эффектив, чөнки тырышып эшләсәң, аннан ял көткәнен беләсең.

2. Чылбыр.

Һәр көнгә план булдыр. Пландагы барлык мөһим эшләрне үти алган көннәрне календарьдә кызыл белән билгеләп бар. Берничә көн шулай эшләгәч, календарьдә чылбыр хасил булачак һәм алга таба аны инде өзәсе килмәячәк.

Реклама

3. 2 минут кагыйдәсе

Зур эшләр белән бергә кулны тота торган вак-төяк эшләр дә күп. Алар игътибарны җәлеп итә, ачуны китерә, зур эшләрне башкарырга ирек бирми. Ә бит аларны эшләп кую өчен кайчак 2 минут (яки аннан да азрак вакыт) та җитә! Әлеге ысулның асылы – әнә шундый эшләрне сузмыйча, хәзер үк эшләп куюда.

4. «Сомелетта» ысулы

Телефонны бер сәгатькә сүндереп куябыз. Шул рәвешле, без телефонга “кереп китмәчәкбез”. Бу эшләрне тизрәк, күбрәк һәм эффективрак башкарырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: http://yalkyn.ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: