Заман сулышы

Иске Шөгердә фельдшер-акушерлык пункты ачылды (ФОТОЛАР)

Бүген Иске Шөгердә шатлыклы вакыйга булды: модульле ФАП бинасы ачылды.



Әлеге медпункт бер меңгә якын халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Пациентларны кабул итү һәм тиешле медицина ярдәме күрсәтер өчен медпунктта барлык шартлар да бар.

Бүген ФАП ачылу тантанасына шушы авылда туып-үскән, татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинованың кайтуы да сөенеч өстенә сөенеч булды. Илсөябез ФАП территориясенә күпьеллык үләннәр һәм агачлар үсентеләре алып кайткан һәм үсентеләрне утыртуда үзе дә катнашты.

Шулай ук кунаклар медпункт территориясенә туя агачлары да утырттылар.

Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров, Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова һәм авыл халкы катнашты.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: