Заман сулышы

Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре башлана

Шәһәрдә ел саен яшәү урыны буенча ишегалды бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әверелде. Быел бәйрәм 3 августта башланачак һәм 19 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

Шәһәр халкы идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәр хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре белән очраша, администрация вәкилләре белән аралаша һәм аларга кызыксындырган сораулар бирә алачак.

Шулай ук бәйрәм программасында концерт-күңел ачу программасы, конкурслар. Иң актив халык бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

Реклама

Бүген, 3 августта Ленинградская 25 А -27 йорт территориясендә булачак. Сәгать 18.00 башлана.

График тәкъдим итәбез

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: