Заман сулышы

Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре старт алды (фотолар)

3 августта шәһәрдә Ишегалды бәйрәмнәре башланды. Беренче бәйрәмне 2нче ТОС “Коммунальник” җәмгыяте белән үткәрде.


 

Бәйрәм Ленинградская урамы 25а – 27 йорт ишегалдында узды.

Бирегә төрле хезмәт күрсәтү оешмасы вәкилләре килде, халык аларга үзләренең сорауларын калдыра алды.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе барышында беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әлеге микрорайонда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, шәһәр һәм район тормышы белән таныштырды.
Микрорайонның актив кешесе Тамара Хәкимова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Реклама

Ишегалды бәйрәмнәре 19 августка кадәр дәвам итә.

Бүген 1нче мәктәп территориясе ишегалдында булачак. 18.00 сәгатьтә башлана.

 график

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: