Заман сулышы

Лениногорскида узган тәүлектә коронавирусның яңа очрагы ачыкланды

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган, бер очрак - Лениногорскида.

Татарстанда авыручыларның   10сы хастаханәдә, 30сы өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча карасак: 18 яшькә кадәр – 1 очрак;  18 яшьтән 30 яшькәчә – 12;  30 яшьтән 50 яшькәчә – 12; 50 яшьтән 60 яшькәчә – 6 очрак; 60 яшьтән 70 яшькәчә – 4; 70 яшьтән 80 яшькәчә – 5 очрак теркәлгән.

Реклама

Шәһәр һәм районнар буенча: узган тәүлектә Казанда – 22 очрак;   Чаллыда – 6;  Актаныш, Биектауда – 2;  Арча,  Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорскида , Тукай  районында – берешәр, Питрәчтә – 3 очрак расланган.

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 мең 350 авырган, шуларның 3 мең 163 е терелгән, шул исәптән 35е узган тәүлектә терелгән, 1 174 кеше дәвалануын дәвам итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: