Заман сулышы

Лениногорскилылар игътибар! Пенсия фонды ачыклык кертә: балаларга түләүләр пенсиянең тупланма өлешеннән алынмый

Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда публикацияләр ярдәмендә мошенниклык очраклары теркәлгән.

 

Гражданнарга 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләнгән түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясе өлешеннән алына икән дигән имеш-мимешләр таралды.

Реклама

Татарстан   Пенсия фонды бүлеге аңлатканча, өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә һәм гражданинның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый. Мондый хәбәрләр - ялган, мошенниклар эше.

Барлык шикле очракларда да татарстанлыларга ПФРның контакт-үзәгенә (843) 279-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: