Заман сулышы

Марат Садыйков онлайн-трансляция барышында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген 10 августта #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Телепрограмманың трансляциясе төбәкнең рәсми берләшмәләрендә 14.00 сәгатьтә башлана.

 

Аерым алганда, министр «Татарстан: сәламәтлеккә өстенлек», «Татарстанда сәламәтлек саклау тармагын үстерү буенча нинди программалар гамәлгә ашырыла, республикабыз медицинасы ничек үсеш кичерә?» дигән темалар турында сөйләячәк.

Программа барышында теләгән һәркем министрга үз соравын бирә ала. Марат Садыйков трансляция вакытында иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк, калганнарына исә социаль челтәрләрдән файдаланучылар программа төгәлләнгәннән соң җавап алачак.

Реклама

 

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре, шулай ук YouTube платформасындагы берләшмәләрендә 14.00 сәгатьтә башлана.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/10-08-2020/sadyykov-onlayn-translyatsiya-baryshynda-tatarstanlylarny-soraularyna-avap-bir-ch-k-5762348

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: