Заман сулышы

РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН АРТТЫРГАННАР

Премьер-министр Михаил Мишустин югары уку йортларына өстәмә 11,4 мең бюджет урыны билгеләү буенча карарга кул куйды.

Приоритет региональ уку йортларында булачак. Өстәмә бюджет урыннарын тарату югары уку йортларының рейтингына карап оештырылачак.

Моңа кадәр, гыйнвар аенда, Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгате барышында Россиядә түләүсез югары белемне тиешле дәрәҗәдә оештыру турында сүз кузгаткан иде.

Реклама

Моның өчен ул югары уку йортларында (иң беренче чиратта, регионнардагы) бюджет урыннарын арттырырга тәкъдим иткән иде.


 http://yalkyn.ru

Фото: pixabay.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: