Заман сулышы

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль алды. Бу турыда ярышны оештыручылар хәбәр итә.

 

«21 сентябрьдә ярышларны ябу тантанасында төбәк җыелма командалары арасында «Россия төбәкләре кубогы» рейтингы лидерлары турында игълан ителде. Татарстан Республикасы диплом һәм беренче дәрәҗә кубогы алды», диелгән хәбәрдә.

Республика рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырды.

Татарстан җыелма командасына 206 яшь профессионал тупланган иде, алар 158 компетенциядә ярышты. Пандемия сәбәпле, катнашучылар һәрберсе үз төбәгендә медаль өчен көрәште. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты тарихында финал беренче тапкыр дистанцион форматта узды.

Реклама

Ярышлар көллиятләр һәм компетенцияләр үзәкләре мәйданчыкларында узды. Экспертлар финалистларның чыгышларын Ярышлар белән идарә итү үзәгеннән реаль вакыт режимында күзәтте, аларның берсе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан иде.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: