Заман сулышы

Татарстанда кырда бер трактор тулысынча янып беткән

Татарстанның Питрәч районында кырда бер трактор тулысынча янып беткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

 

Кырда тракторга ут кабу турында бүген төш вакытында 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Гадәттән тыш хәл Аркатово торак пункты янында була.

Реклама

 Янгын сүндерүчеләр килгәндә, авыл хуҗалыгы техникасы тулысынча яна торган була инде. Янгын 10 кв.метр мәйданда була. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк, янгын сәбәпләрен һәм килгән зыянны белгечләр ачыклаячак. 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-09-2020/pitr-ch-rayonynda-kyrda-ber-traktor-tulysyncha-yanyp-betk-n-5775075

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: