Заман сулышы

Лениногорскида берәү башта хатынын аткан, аннан үзенә дә кул салган

9 августта Лениногорскида Верхняя урамындагы йортларның берсендә коточкыч фаҗига була: монда мылтыктан атып үтерелгән килеш хатын-кыз һәм ир-ат мәете табыла.

 


54 яшьлек хатын һәм 69 яшьлек ир бергә яшәгәннәр. Гаиләдә еш кына ызгыш-талашлар була. Моның сәбәбе - ир спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Фаҗига буласы көнне, чираттагы кызу бәхәстән соң, ир хатынын ау мылтыгы белән атып үтерә. Аның үлгәнен белгәч, ир үлем алды запискасы язып калдыра һәм үзенә дә кул сала.

Әлеге факт буенча Татарстан Тикшерү комитеты органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Реклама

 

https://tatarstan.sledcom.ru/about/structure

фото: pixabay.com
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: