Заман сулышы

Роспотребнадзорда Бердәм дәүләт имтиханын читтән торып тапшыру мөмкинлеген бәяләделәр

Киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы дистанцион рәвешкә күчерелергә мөмкин, әмма мондый формат әлегә имтиханны объектив рәвештә үткәрергә һәм аны тулысынча контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаевка сылтама белән хәбәр итә.

«Карантин шартларында йомгаклау аттестациясен цифрлаштыру һәм киләчәктә аны дистанцион рәвешкә күчерү мөмкинлеге турында дискуссия актуаль төс алды. Мондый мөмкинлек каралса да, бүгенге көндә дистанцион формат имтиханнарның объектив рәвештә үткәрелүен тулы күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирми», - диде Музаев.

Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Рособрнадзор) билгеләп үтүләренчә, мәгарифкә, шул исәптән йомгаклау аттестациясе процедураларына цифрлы технологияләрне актив рәвештә кертү белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә. Әлеге процесста катнашучыларның мотивациясен стимуллаштыра һәм сыгылмалы компетенцияләрне үстерергә ярдәм итә.

Реклама

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: