Заман сулышы

Виктор Демидов: Төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — илебез өчен әһәмиятле тавыш бирү, аның максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу фикерне тавыш бирү вакытында Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов әйтте.

 

«Шәхсән минем өчен төзәтмәләр бик әһәмиятле, нәкъ шушы мине тавыш бирергә этәрде һәм монда алып килде», — диде Виктор Демидов.

Ул Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — ил өчен иң әһәмиятле тавыш бирү диде. Төп документны үзгәртүнең иң мөһим һәм төп максаты — безнең гражданнарның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен яхшырту.

Реклама

«Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең иң югары Конституция дәрәҗәсенә күтәрү», — дип белдерде ТР буенча баш федераль инспектор.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/30-06-2020/viktor-demidov-t-z-tm-l-rne-t-p-maksaty-grazhdannarny-tormysh-syyfatyn-yahshyrtu-5753170

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: