Заман сулышы

Якташыбыз Энгель Таһиров: Киләчәк булсын өчен Конституциягә мәдәни мирас турында төзәтмә кертү мөһим

Россия Федерациясе Конституциясенә мәдәни мирасны саклау турындагы төзәтмә — киләчәккә кертем ул. «Татар-информ»да шундый фикер белән В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров уртаклашты.

 

«Мәдәни кыйммәтләрне саклау — үткәне түгел, хәтта бүгенгесе дә түгел, ә киләчәк ул. Без бүген боларның барысыннан да колак каксак, бездә мондый киләчәк булмаячак. Киләчәк булсын өчен элеккегене һәм бүген булганын тиешенчә кайгырту кирәк», — диде ул.

Шулай итеп, 68нче маддәгә үзгәрешләр тексты нигезендә, мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы дип танылачак, ул дәүләт тарафыннан хупланачак һәм сакланачак.

Реклама

«Мәдәният — кешенең асылын билгели торган нәрсә. Культурасыз кеше, гади генә әйткәндә, хайванга тиң. Ул беркайчан да мондый хайван булмасын өчен аның эчке асылы — мәдәнияте: хәзергесе, үткәне һәм киләчәге булырга тиеш», — дип тәмамлады сүзен Таһиров.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/24-06-2020/ekspert-kil-ch-k-bulsyn-chen-konstitutsiyag-m-d-ni-miras-turynda-t-z-tm-kert-m-im-5751750

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: