Заман сулышы

Холестеринны ничек төшерергә?

Табиб-кардиолог Ольга Молчанова иммунитетны ничек ныгытырга һәм организмны йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ничек саклау турында файдалы киңәшләре белән уртаклашты.

Холестерин майлы иттә бик күп. Ә менә йомыркаларда зарарлы май булса да, продуктта лецитин да бар. Ул холестеринның канда калмавына, ә органнарга һәм тукымаларга үтеп керүенә ярдәм итә. Чөнки, билгеле булганча, холестеринның артык күп булуы гына түгел, ә аның җитешсезлеге дә куркыныч.

Шуңа күрә көн дәвамында бер йомырка, 12 грамм атланмай ашарга ярый. Яки 80 грамм сыер бавырын. Әмма шуннан артык түгел.

Реклама

Кандагы холестерин дәрәҗәсенең кимүенә гади һәм арзан продуктлар куллану да ярдәм итә. Болар - солы, алма, цитруслар, сарымсак.


 http://atnya-rt.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: