Заман сулышы

Кая сез ак яулыклы әбиләр һәм апалар?

Элек-электән безнең татар хатын-кызларының киемендә аны башкалардан аерып торган күркәм үзенчәлеге булган: ак яулык. Күренекле мөселман галиме, язучы Шиһабетдин Мәрҗани дә татарларның киеме милләт өчен бик зур игътибарга лаек итеп күрсәткән. Ул моның турында болай дип язган: ”Милләтне өч әйбер саклый: тел, кием, гореф-гадәт”.



Ак төс - аклык

Минем балачагыма туры килгән 50 нче еллар азагы 60  нчы еллар башында авылыбыз Керкәледә әле милли төсмер бетмәгән, әби-апалар чын татарча киенәләр: озын күлмәк, чигелгән алъяпкыч, башларында ак яулык.  Әбием Миңнебәдәр дүртпочмаклап бәйләгән ак яулыктан гына исемдә уелып калган. Соңгы унөч ел  күзе сукыр булса да, ак төсне яратты, аклык сафлык, чисталык төсе ул, дия иде.

Кызы Фаһирә апа аңа күлмәклек алып кайтса, күзе күрмәгәч, бездән сорый иде:
-Кызым, күлмәклектә нинди рәсем, төсләре нинди?
-Әби, акка матур зәңгәр чәчәкләр һәм яшькелт сары яфраклар. Кечкенә генә алсу күбәләкләр очып йөри. Бик матур, әби.
 

Әби бик дикъкать белән тыңлый иде дә, ошатып тагын бер тапкыр күлмәклекне тотып, сыпырып куя,  хәтта иснәп тә карый иде. Фаһирә апай аннары кич утырып аңа күлмәк тегеп бирә иде. Яңа күлмәкләрен әби намаз укыганда яки мунчадан соң гына кия иде. Апайның да башында ап-ак чөеп бәйләнгән яулык, билендә чиккән альяпкыч, аягында ап-ак бәйләгән оекбаш  булыр иде.

Ә әнкәем Зәйтүнәне гел, умарта корты сыман яки эшчән кырмыска сыман, эшләп йөргәнен генә хәтерлим.  Биш кыз үстереп, кая инде аңа ап-ак оекбаш,  чиккән алъяпкычлар бәйләп йөрү?! Әмма ул  озын чәчен төйнәп баш түбәсенә приколкалар белән җыеп куяр иде дә,  башына ак яулыгын өчпочмаклап,  зуррак яулык булса, чалма кебек бәйләп куеп,  бетмәс-төкәнмәс эшкә чумар иде. Йорт эшләрен башкарганда бу бик уңайлы ысул. Яулыкның очлары комачауламый. Ислам әхлагы буенча, хатын-кыз һәрвакыт башын ак яулык белән каплап йөргән. Бу беренчедән, башны эссе сугудан сакласа, икенчедән чисталык, сафлык, тыйнаклык, пакълык билгесе. Менә шул милли мохиттә, милли төсләр әйләнәсендә үсү балачактан үк аңыма тәэсир иткәндер, күрәсең: ак яулык яратам.

Реклама

Хәзер урамдагы олы яшьтәге татар хатын-кызларны яулыксыз, ә кайбер мөселман әбиләрен һәм апаларын кара, зәңгәр, сары, бизәкле яулыкларда күрәсең. Бөтен дөньяга ачынып кычкырасы килә: кая сез, ак яулыклы матур әбиләр һәм апалар? Ә бит  чиратта яки автобуста ак яулыклы әбиләрне күрсәк, сокланып карыйбыз, аңа карата ихтирам арта, эчебездән генә: “Сөбханалла!” дип куябыз. Ак яулык йөзне нурлы итә, ачып җибәрә. Иманлы, ак яулыклы чиста саф  кеше яныннан фәрештәләр дә китми, ике ягыннан гына түгел, алдан, арттан да фәрештәләр төрле бәла-казадан саклап йөрерләр, дигән бит. Әйдәгез, яулыкларны үзебезчә, татарча матур итеп бәйлик, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бер-беребезгә төрле савыт-саба түгел, ә матур ак яулыклар бүләк итик. Ә бу кадерле бүләкне шифоньерда яткырмаслар, башларына бәйләрләр.

Яулыкларыбыз ак булган кебек күңелләребез дә чистарсын иде барыбызның да. Амин! Бер-беребезгә тик изгелек кенә телик, ярдәмләшеп яшик, без бит бу фани дөньяга тик кунакка гына, сыналыр өчен генә килгәнбез. ХӘтеремдә әле:  бер тәравих намазыннан соң, шул намазга йөрүче балачак дустым Әлфия барыбызга да күз нурын төшереп  бәйләгән бизәкле тапочкалар  таратып чыкты. Үзем дә бәйлим бит мин носкилар, шуңа да беләм бу нинди авыр хезмәт.

 

Тулысынча "Заман сулышы" газетында басылды.

ЛЮЦИЯ ЗАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: