Заман сулышы

Наил Сәйдәшевның китабын тәкъдим иттеләр

Шушы көннәрдә Наил Сәйдәшевның өр-яңа китабы дөнья күрде. Ул “Бабалар Ватанына кайту” дип атала. Китапны тәкъдим итү кичәсе Үзәк китапханәдә узды.

 

Әлеге китап Наил Сәйдәшевның “Кләнче – минем бабаларның Ватаны” дип исемләнгән беренче китабының дәвамы булып тора. Аның тарихи тамырлары 1740нчы елларга, хәзерге Кама Тамагы районында урнашкан Кләнче авылында яшәгән борынгы бабаларына барып тоташа. Идел буенда барган социаль-икътисади вәзгыять Сәйдәшевлар гаиләсен Казахстанга, соңрак Алтай һәм Башкортстанга күченергә мәҗбүр итә. 

 
Наил Идрис улы Сәйдәшев үзе исә Башкортстанда, Уфада туган. Әтисе аңа һәрвакыт ерак бабаларының ватанына кайтырга кирәклеге турында сөйли, Татарстанга күченү һәм барлык туганнарны да шунда җыю кирәклеге турында әйтеп килә торган була. Әтисе киңәше буенча ул 1958 елдан алып нефть төбәгендә, Татарстанда яши. Наил әфәнде башта Әлмәткә, аннары Лениногорск шәһәренә килеп төпләнә, нефть тармагында көч куя. “Лениногорск үзенең гаҗәеп матур табигате, яшеллеге белән күңелемне яулады,” – дип искә ала Наил Сәйдәшев.

Авторның беренче кулъязмасы аның борынгы бабалары  яшәгән Кләнче авылы турында булса, аның “Бабалар Ватанына кайту” (“Возвращение на родину предков”) китабы әтисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Идрис Сәйдәшевның, һәм шулай ук үзенең тормыш юлына багышланган.  

-    Бу китапны язганда мин Сәйдәшевларның нәсел агачын яңарттым. Ул миңа шуның белән дә бик кадерле. Шәҗәрәне төзегәндә Милли музейда эшләүче, туган якны өйрәнүче, педагог Роза Хәмитова китабына нигезләнеп эшләдем. Ул безнең авылыбызда яшәүче барлык нәселләренең шәҗәрәләрен төзегән. Безнең нәсел агачын мин яңа мәгълүматлар белән тулыландырдым. Нәселебездә украин, эстон, рус, казах, үзбәк, төрек милләтеннән вәкилләр булуы ачыкланды. Алар барысы да безнең шәҗәрәдә урын алган,  - ди китап авторы.


Татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала. Наил Сәйдәшевларның нәсел агачы 9 буынны берләштерә, аларның шәҗәрәсенә 500гә якын кеше кергән. Тамырларын белгән кеше бер башка өстен тора, диләр. Бу чыннан да шулайдыр. Тик шәҗәрә төзү бер дә җиңел эш түгел. Моның өчен айлар буен архивларда казынырга, мәгълүмат тупларга, аны кабат-кабат тикшереп чыгарга кирәк. Ләкин буыннар арасындагы җепне саклап, аны түкми-чәчми  туганнарга җиткерү теләге бик көчле булган күрәсең. Наил Сәйдәшев үз максатына ирешкән, нәсел агачын да булдырган, гаилә тарихын да ачып сала белгән.  
 

Реклама

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз

ФОТОЛАР: ҮЗӘК КИТАПХАНӘДӘН.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: