Заман сулышы

Пенсия килә торган көнне һәркем үзе сайлый алачак

Пенсия ала торган банкны алмаштырган кешеләр акчаны алу көнен үзгәрешсез калдыра ала. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

 

Элек банкны үзгәрткән вакытта, счетка пенсия килү көне сизелерлек үзгәрергә мөмкин иде.

«Бер кредит оешмасында пенсионер акчаны 9 көнне, ә икенчесендә 12 көнне алырга мөмкин иде», — диде Федерация Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Елена Бибикова.  

Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, Россия халкы пенсия алу ысулын алга таба да мөстәкыйль сайлаячак. Бу аларга акча күчү вакытына бәйле булмаска ярдәм итәчәк. Өстәвенә, почта бүлекчәләренә караганда, картага акча алданрак күчә.

Реклама

Пенсия алу ысулын үзгәртү өчен Пенсия фондына язмача гариза бирергә кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: