Заман сулышы

Путин 3 яшькә кадәрле балаларга акча бирү турында законны имзалады

Ата-аналар колагына.

 

РФ Президенты Владимир Путин беренче һәм икенче балага 3 яшькә кадәр түләүләрне автоматик рәвештә башкару буенча законны имзалады. Ул 2021 елның 1 мартына кадәр булачак.

Мондый нигезләмәләр 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр гамәлдә иде. Өч яшькә кадәр түләүләр гаиләнең гомуми  кеременнән чыгып  исәпләнә. Бу очракта керем һәр әгъзага ике яшәү минимумыннан күп булмавы  шарт. 2 октябрьдән бу нормативлар гамәлдә булсын өчен гариза язу кирәк иде.

Реклама

Инициативаларны озынайту коронавирус  таралу һәм социаль элемтәләрне чикләү таләбе булганга кирәк, дип яза “ТАСС”.

ЧЫГАНАК

 http://agryz-rt.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: