Заман сулышы

Татарстанда БДИның уртача баллы Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югары

Татарстанда быел уку предметлары буенча БДИның уртача баллы элеккечә Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгынд узган матбугат кон ференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Министр агымдагы елда дүрт фәннән БДИның уртача баллы сизелерлек артты, дип ассызыклады. Аерым алганда, Татарстанда баллар тарих буенча 58,93тән 64,09га кадәр; география буенча — 64,82дән 68,9га кадәр; француз теле буенча — 63,57дән 71,94кә кадәр һәм җәмгыять белеме буенча — 60,66дан 63,41гә кадәр арткан.

Рафис Борһанов Татарстанда рус теле (74,67), рус әдәбияты (69,89) һәм физика (60,03) буенча БДИ уртача балллары аз гына булса да артуын белдерде.

Шул ук вакытта төгәл фәннәр буенча уртача балл кимегән.

Реклама

«Татарстандагы уртача балларның кимүе һәм артуы тулаем Россия буенча да күзәтелә. Үзизоляция белән бәйле, төгәл фәннәрдән имтиханнарга яныңда торган укытучыдан башка әзерләнү катлаулы икәне күренә», — дип аңлатты Рафис Борһанов.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: