Заман сулышы

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү акциясе дәвам итә

«Без бергә» акциясе волонтерлары өйгә азык-төлек һәм дару китерергә булыша.

 

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә продуктларны бушлай китерү буенча «Без бергә» гомумроссия акциясе яңадан эшли башлады. Бу турыда «Волонтеры-медики» РОссиякүләм хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчесе һәм волонтерлык штабы җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.

Реклама

Җитәкче сүзләренчә, заявкаларны һәркем бирә ала. Шулай да риск төркеменә керүчеләр — игьтибар үзәгендә. Волонтерлар өйгә азык-төлек һәм дару китерә.
Заявкалар 8 (800) 200-34-11 кайнар линия номеры буенча кабул ителә. Өч көн эчендә заявка штабка килә. Волонтер-медиклар заяка бирүче белән элемтәгә керә, ниләр алып килергә кирәклеген ачыклый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: