Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хуҗалыклар мал азыгы әзерлиләр

Иртәнге алтыда өйләреннән китеп кичке тугызга кадәр кырда эшләүчеләр кемнәр дигән сорауга, бертавыштан: "Игенче-механизаторлар" дип җавап бирерләр иде. Бу көннәрдә алар бар көчне - мал азыгы әзерләүгә юнәлткән. Үткән атнада, яңгырлар яуганчы, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре белән без дә эш торышын карап кайттык. Шөгер кырларында "Лениногорская" агрофирмасы" хезмәтчәннәре яшел азык...

Иртәнге алтыда өйләреннән китеп кичке тугызга кадәр кырда эшләүчеләр кемнәр дигән сорауга, бертавыштан: "Игенче-механизаторлар" дип җавап бирерләр иде. Бу көннәрдә алар бар көчне - мал азыгы әзерләүгә юнәлткән.


Үткән атнада, яңгырлар яуганчы, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре белән без дә эш торышын карап кайттык. Шөгер кырларында "Лениногорская" агрофирмасы" хезмәтчәннәре яшел азык - сенаж салуда эшли. Биредә күпьеллык үлән - люцернаны "Ягуар" комбайны белән Айрат Зәйнаков чаба. Сенаж массасы ярлы булуына зарланмый. "Әле бу кырда уңыш хәтта былтыргыга караганда да яхшырак чыга", ди. Ул алтынчы сезон сенаж җыюда эшли икән. Элегрәк үзенең туган авылы - Мичуринда хезмәт иткән булса, хәзер төрле җирләрдә эшләргә туры килә. Белгәнебезчә, "Лениногорская"агрофирмасы"ның чәчүлек җирләре шактый, эш күләме дә зур. Айрат абый төрле техниканы иярләгән, ә хәзергесе, ягъни "Ягуар" комбайны бигрәк тә куәтле, ди. Көненә 30 гектарлап эш башкара икән. Иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр кырда эшлиләр, аннары Иске Иштирәктән вахта машинасы өйләренә тарата.
Комбайн чапкан, җыйган күпьеллык үләнне "Маккормик" тракторы белән Марат Таҗиев сенаж базына ташый. Дөрес, ул бер үзе генә түгел, бер техника килә тора, икенчесе төяп китә тора. Марат әле икенче көн генә монда иде. Башта агрофирмада шикәр чөгендере утыртуда, аннары бәрәңге өюдә катнашкан. Шулай ук ул да Карагайдан шул ук вахта белән эшкә килә. Йөреп эшләргә туры килүенә зарланмый, ярый эш бар, килеп утырырга техникасы төзек, ди.
Сенажның бер өлешен Ялтаудагы базга салалар. Биредә алар өчәү. Бер траншеяга 3 мең 221 тонна азык тутырып була икән. Салих абый Мифтахов "К-700" тракторы белән төеп тыгызлый, тигезли. Мичурин механизаторының күпьеллык эш тәҗрибәсе бар, тракторына да 30 еллап икән инде. Үзе бер ел элек пенсиягә чыккан булса да, исәнлек бар чагында нишләп әле эшләмәскә, ди. Сенаж салуга 2 июньдә үк керешкәннәр. Сабантуйның ике көнен чигертсәк, шактый эшләгәннәр инде.
Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырларның күпьеллык үләннәргә дә, игеннәргә дә файдасы булмый калмас. Хәзер күпьеллыкларны вакытында, соңга калмыйча сыйфатлы килеш чабып, җыеп алырга гына кирәк. Авыл хезмәтчәннәре алдында торган төп бурычларның берсе әнә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сенаж