Заман сулышы

Үрнәк күрсәтүчеләрнең башлангычлары

Ил җитәкчеләре бүгенге авылның киләчәген гаилә фермалары белән бәйли. Әлеге программа үз эченә нәрсәне ала соң? Төзелүче ферма яисә объект 80 процентка якын әзерлектә булырга тиеш. Шушы смета бәясенең 30 процентын - муниципаль район, 30 процентын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанс ярдәме күрсәтә, ә калганын әлеге программада катнашучы үзе...

Ил җитәкчеләре бүгенге авылның киләчәген гаилә фермалары белән бәйли. Әлеге программа үз эченә нәрсәне ала соң? Төзелүче ферма яисә объект 80 процентка якын әзерлектә булырга тиеш. Шушы смета бәясенең 30 процентын - муниципаль район, 30 процентын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанс ярдәме күрсәтә, ә калганын әлеге программада катнашучы үзе түли. 24 башка исәпләнгән сөт фермасы төзегәндә ярдәм 1 миллион сум күләмендә бирелә, 30 баштан ким булмаган симертүгә дигән мөгезле эре терлек, 10 ана дуңгыз, 50 баш сарык өчен ферма салганда 500 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк икән. Әйе, бу программада катнашучының үзенең дә кесәсе калын булырга кирәк.

Әнә шулай, Кузайкино авылында ферма төзергә дип, үзеннән саллы гына өлеш кертә Олег Лапаскин. "Башта авылда кечкенә генә ферма төзеп, шунда шөгыльләнергә иде исәбебез. 30 сутый җир сатып алдык. Аннан соң гаилә фермасы буенча программа эшли башлады һәм әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга булдык", - ди ул, эшләре белән таныштырып.
2010 елның ноябрендә кәгазь-белешмәләр җыеп тапшырганнан соң, 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме алганнар. "Ферманың түбәсе бар иде, калганын тулысынча реконструкцияләгәч, яхшы гына килеп чыкты ул", - ди гаилә фермасына нигез салучы. Иң элек ун баш үгез алганнар. Гадине генә түгел, ә акбашлы казах токымлы һәм берсе герефорд токымыннан булган терлекләр белән башлап җибәргәннәр. Ә бүгенгесе көндә аларның гаилә фермасында 37 баш мөгезле эре терлек, ат, 20 баш бәрән исәпләнә икән. Алар бары тик ит җитештерә торган юнәлеш буенча гына эшлиләр.
Кузайкино авылында әлеге эшләр белән Олег Лапаскинның улы - Сергей һәм аның дусты 24 яшьлек Антон шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, Сергейның ике югары белеме булса да, авыл җиреннән, терлекчелектән йөз чөермәгән. Кулларына чалгы, көрәк кебек эш кораллары тотып карамаган ике яшь кеше хәзер ферманы тулы куәтенә эшләтәләр.
Терлек саны да арта башлаган, дүрт сыеры бозаулаган. Киләчәктә алар булган кадәре белән генә чикләнеп калмыйча, терлек санын 150-200 башка җиткерергә планлаштыра. Шулай ук бер ташландык ферманы рәсмиләштерү эшенә тотынганнар.
Авыл хуҗалыгында техникасыз-тракторсыз көн күреп булмый. Шунлыктан Сергей Лапаскин "иномарка"сын сатып, МТЗ тракторы алган. Фермада җылы су, канализация барысы да көйләнеп, эшләр өчен шартлар, уңайлыклар тудырылган. Димәк, үз хезмәтеңә куанып, башкаларга да үрнәк булырдай итеп эшлә дә эшлә генә. Әлеге яшьләрнең кулыннан барысы да килә икән, аздан гына башласалар да, киләчәктә гаилә фермасында терлек саны артуга шик юк.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: