Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сөткә бәяләр үсәрме?

Быелдан сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалау турындагы кагыйдә үз көченә керә. яңа кагыйдә сөт бәяләре үсшенә китермәсме?

Татарстан сөт җитештерүчеләр союзы идарәсенең киңәйтелгән утырышында белгечләр шуның турында фикер алышты.

Узган ел республиканың бөтен төр хуҗалыгында 1 млн 935 мең тонна сөт савып алынган, аның 70 проценты республика эчендә эшкәртелә. Иң күп сөт Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба һәм Актанышта савыла. Республикадагы сөтнең 32 проценттан артыгы шушы районнарга туры килә. Аларның һәрберсе көненә 8 млн сумлык сөт сата. 

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, сөт тармагы республика авыл хуҗалыгының перспектив һәм динамик үсештә булган юнәлеше. Сөт ул авыл өчен ышанычлы керем, ә җитештерүчеләр өчен төп чимал булган “ак нефть”, дип белдерде ул.

Министр аграрийларга агымдагы елга сөт җитештерүне 2 млн тоннага җиткерү бурычын куйды. 
– Чи сөт базарындагы уңайлы шартлар да моңа этәргеч ясый. Бүгенге көнгә сатып алу бәясе, НДСтан тыш, 27,29 сумны тәшкил итә. Бу узган елгыдан 0,92 сумга артыграк, – диде ул.

Сөт җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында да сүз кузгатты. Беренче мәсьәлә – аксым һәм энергетик азыкны сатып алу бәяләре күтәрелүе. Бу исә чи сөтне җитештерүнең үзкыйммәтенә тәэсир итәчәк. 
– Әлеге уңайдан хөкүмәтнең финанс ярдәменә генә таянып була. Терлекчелек биналарын төзү яки яңарту өчен капиталь чыгымнар механизмын озайту, тиз арада нәтиҗәлелеген күрсәткән азык үзәкләрен төзүдә дә дәүләт тарафыннан булышлык күрсәтү мөһим дип уйлыйбыз. Сөт тармагының позициясенә теләктәшлек белдереп, безнең теләкләрне Россия хөкүмәтенә җиткерүегезне сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул Россия сөт җитештерүчеләр союзы генераль директоры Артем Беловка. 

Марат Җәббаров быелның 1 июненнән сөт продукциясен, аерым алганда сыр һәм туңдырмаларны мәҗбүри маркировкалау кагыйдәләре керүен дә искәртте. Яраклылык вакыты 40 көннән артык булган сөт продукциясе өчен ул таләпләр 1 сентябрьдән кертелә. 40 көнгә кадәргеләренә – 1 декабрьдән.

ТУЛЫРАК 

http://madanizhomga.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X