Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Техника да игътибар таләп итә

Һәр елны, гадәттәгечә, кыр эшләре төгәлләнгәч, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында агрегатлар төзеклеге, техниканы кышкы саклауга кую һәм язгы кыр эшләренә әзерләүне башлау буенча конкурс уза. Аның быелгысы үткән атнада булды. Конкурс комиссиячсе составында: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан әйдәп баручы киңәшче Фәрит Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе механизация...

Һәр елны, гадәттәгечә, кыр эшләре төгәлләнгәч, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында агрегатлар төзеклеге, техниканы кышкы саклауга кую һәм язгы кыр эшләренә әзерләүне башлау буенча конкурс уза. Аның быелгысы үткән атнада булды.


Конкурс комиссиячсе составында: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан әйдәп баручы киңәшче Фәрит Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе механизация бүлегеннән Ренат Мостафин, үсемлекчелек бүлеге белгече Сергей Мишкин һәм идарә начальнигы урынбасары Илнур Галимов бар иде.

Техниканы кышкы саклауга куюның үз нечкәлекләре, таләпләре бар. Әлеге таләпләрне ахырына кадәр җиткереп башкарганнар арасында - "Чулпан", "Ленин", "Спартак"агрофирмасы" һәм "Маркс" җәмгыятьләре. Алар конкурска ныклап әзерләнгәннәр, ди белгечләр. Ә инде "Родник", "Йолдыз" җәмгыятьләре бу эшкә бармак аша караган, техниканың кайбер төрләре бөтенләй кышкы саклауга куелмаган.

Комиссия хуҗалыклардагы җитешсезлекләрне күрсәтеп, кимчелекләрне бер атнада бетерергә тәкъдим итте. Ахырдан нәтиҗәләр ясалды: I урынга - "Чулпан" җәмгыяте, II урынга - "Ленин" җәмгыяте чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев