Заман сулышы

Зәй-Каратайда яшәүче Фазлыевлар йортында нинди генә җәнлек-хайваннар очратмыйсың

Зәй-Каратайда яшәүче Фазлыевлар йортында нинди генә җәнлек-хайваннар очратмыйсың: атлар, пони, ишәк, куяннар, сусар, аю. Дөрес, соңгылары берсе чучело, ә «аю» агачтан уеп ясап куелган. Әлеге гаилә янында булганнан соң, гап-гади авылда әллә ниләр майтарып була икән, дип кайттым. Гаилә хуҗасы Дамир абый (авт. кызганыч, ул эштә булганлыктан, өйдә туры китерә...

Зәй-Каратайда яшәүче Фазлыевлар йортында нинди генә җәнлек-хайваннар очратмыйсың: атлар, пони, ишәк, куяннар, сусар, аю. Дөрес, соңгылары берсе чучело, ә «аю» агачтан уеп ясап куелган.


Әлеге гаилә янында булганнан соң, гап-гади авылда әллә ниләр майтарып була икән, дип кайттым. Гаилә хуҗасы Дамир абый (авт. кызганыч, ул эштә булганлыктан, өйдә туры китерә алмадым) белән хуҗабикә София апа икесе дә, оста рәссамнар кебек, матур-матур рәсемнәр иҗат итәләр, рәсем сәнгатенә гашыйклар. Әлеге сәнгать төре аларны таныштырган да инде. Себердә күргәзмәдә бер-берсен күреп, шуннан язмыш җепләрен бергә бәйләгәннәр.

Реклама

1994 елда Дамир абыйның туган авылы Зәй-Каратайга кайтып урнашалар. Биредә дә рәсем ясауны ташламыйлар. Өйләренең стенасын табигатьнең матурлыгын чагылдырган картиналар бизәп тора. София апа күргәзмәләр залындагы кебек, мине бүлмәдән-бүлмәгә йөртеп, эшләре белән та­ныштырды. «Картиналарыбыз күп иде, бүләккә биреп, азаялар», ди ул. «Бигрәк матурлар бит, берәр күргәзмәдә катнашканыгыз юкмы соң?» дим. «Узган ел клубка рәссамнар килгән иде, шунда алып бардык. Алар эшләребезгә югары бәя биреп киттеләр. Башка җиргә алып та барганыбыз, катнашканыбыз да юк», ди.

Шулай картиналар карап йөргәндә, өйнең бер почмагына күзем төште: тешләрен ыржайтып, сусар басып торамы соң? Чынмы, ә нишләп селкенми дә? София апа бу хәлгә ачыклык кертте: Дамир абый чучелолар ясый икән, ягъни хайванны нәкъ үз халәтенә кире кайтарып, тиресен туңдырып яисә спиртлап, катырып куя. Бу шөгылен дә Себердә яшәгәндә башлаган. «Җәнлекләрне юл буенда машиналар бәреп китә дә, Дамир аларны алып кайтып ясый. Без Себердә яшәгәндә, аның чучелолар ясавы гаилә кеременә нык ярдәм итте, мин яшь бала белән декретта утырган чаклар, акча кирәк. Шуларны алып чыгып сата идек. Бер елны Лениногорскидагы зоокибеттә крокодил үлгән булган, аны да ясатырга алып килделәр.
Тагын кабан дуңгызы башы, башка хайваннарыбыз да бар иде, таратып бетерә барабыз», ди. Әлеге эшләрне бозылмаслык, черемәслек итеп осталарча башкарып та чыгарга кирәк бит әле.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 63 нче номер саныннан укый аласыз
Розалия Мостафина, автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: