Заман сулышы

Алтмыш ел бергә

Минзифа апа белән Нәҗип абый Хөснетдиновлар икесе дә - Куакбаш авылыннан һәм алар алтмыш ел бергә. Минзифа апа бүген Әлмәт төбәгендә китап сөюче, әдәби тормыш белән якыннан танышып баручы күпләргә яхшы таныш шагыйрә. Хикәяләре, публицистик язмалары, яшьлек хәтирәләре язылган истәлекләре белән халык күңелен яулап алган каләм иясе ул. Гыйбрәтле хикәяләре...

Реклама

Минзифа апа белән Нәҗип абый Хөснетдиновлар икесе дә - Куакбаш авылыннан һәм алар алтмыш ел бергә.


Минзифа апа бүген Әлмәт төбәгендә китап сөюче, әдәби тормыш белән якыннан танышып баручы күпләргә яхшы таныш шагыйрә. Хикәяләре, публицистик язмалары, яшьлек хәтирәләре язылган истәлекләре белән халык күңелен яулап алган каләм иясе ул. Гыйбрәтле хикәяләре белән тәрбияли Минзифа апа. Аның әсәрләрен укыгач, күңелне ниндидер моң, уй баса. Утны-суны кичкән өлкән буынга да, хәзерге болгавыр заманның китап укый белми торган баласына да аңлаешлы итеп, чын аксакаллар, әйдәманнар күзлегеннән чыгып язылганга күрә бит инде, «Кызыл каурыйлар» берләшмәсенең иң актив әгъзасы Минзифа апаны балалар бакчасында, мәктәпләрдә көтеп алалар. Вакытлы матбугатта да даими басылып тора.
... Сугыштан соңгы авыр елларны башыннан кичергән ул.
- Әле сугыш беткәч тә, төзекләндерү эшләре дистә елларга сузылды. Туйганчы ашарга ризык, кияргә кием булмады. И, ул ашыйсы килеп салкын өйләргә кайтуы. Чөнки өйне җылытырлык итеп ягарга утын юк. Сыерлары бар кешеләр урманнан утын алып кайта, сыеры юклар кышын бәләкәй чана, җәен арбалар белән урманнан утын ташый идек. Авыл кибетләрендә хәтта тоз-шырпы да юк иде. Язарга каләм-дәфтәргә туймадык. Иске китап битләренә яза идек, әмма укыдык. Ничек кенә булмасын, мәктәпләр ябылмады.
Минзифа апа сөйләгәндә үткәннәрне уйлыйсың да, ул чактагы халыкның тырышлыгына, бердәмлегенә, сабырлыгына шаклар катасың. Хыялларга да кермәгән матур тормышта яшәп ятабыз бит. Әлмәттә яши башлаулары турында:
- Иптәшем Нәҗип Әлмәттә 1951 елдан ук. 1955 елда өйләнештек тә, мине дә алып килде һәм без Девонская урамындагы баракта яши башладык.
Нәжип абый пенсиягә чыкканчы «Әлмәтнефть» идарәсендә җир асты ремонты эшләрендә машинист хезмәтен башкара, ә Минзифа апа «Татнефть» идарәсендә 23 ел гардеробщица булып эшли. Ике малай (Нәфис, Наил) һәм бер кыз (Зөлфирә)не тәрбияләп, өчесен дә югары белемле иткәннәр.
Минзифа апа белән бер сөйләшеп утыру - үзе бәхет. Аның яныннан олы бер тормыш мәктәбен узып, күңел сандыгыңа җылы хәтирәләр салып кайтып китәсең. Алай гына да түгел, ул үзе бер тарих бит! Илебез кичергән тулы бер чор тарихы, кешеләр, шәһәрләр тарихы.
- Бөтен Әлмәткә бер пекарня, бер универмаг һәм бер больница бар иде. Аннары промысловая урамында беренче ашханә һәм бер ипи кибете ачылды. Көненә ике тапкыр кара ипи килә. Үлчәп, икешәр кило гына бирәләр. Һәp көнне сабан туе кебек халык була. Чөнки тирә-як авыллардан да киләләр. Безнең үзебезгә дә авылдан туганнар, авылдашлар кичтән килеп куналар да, таңнан торып, берничә тапкыр чиратка басып, биштәрләп ипи алып 35 чакрым авылга җәяү кайтып китәләр иде.
Алтмыш ел бергә матур яшәүнең сере нәрсәдә, дип сорыйм:
- Юл куешырга, вак-төяк ыгы-зыгыларны күрмәскә, үткәреп җибәрә белергә кирәк. Бер-береңә хөрмәт булу, эштән арып кайтуны да оныттыра, - ди Нәҗип абый.
Минем тагын да кызыксынуым арта, ә көнләшү булдымы арагызда?
- Шөкер, андый сүзне беркайчан да ишетмәдек. Бер-беребезгә бик игътибарлы булдык. Әмма яшь буынга әйтәсе сүзебез бар: башта юри генә көнләшкән булып кылану тора-бара гадәткә керә. Шулай итеп ике арада мәхәббәт сүрелә, нәфрәт көчәя. Мондый гаиләләр беркайчан да тыныч кына яши алмыйлар.
Карыйм да уйга калам. Сиксәнен тутырган карт биш вакыт намазга мәчеткә йөри. Мин килгәндә дә мәчеттә иде. Минзифа апа белән чәйләр эчеп сөйләшеп утыра торгач, икенде узып, ахшам җиткән.
- Әллә гел мәчеттә инде Нәҗип абый? - дим гаҗәпләнеп.
- Ул кайтып чәйләр эчеп китте инде. Шундый ул, гомер буе шулай тыныч, сабыр холыклы булды. Мин ирдән дә, балалардан да уңдым!
Ире дә, балалары да шундый ук фикердә бу гаиләнең. Ана өчен, хатын-кыз өчен моннан да зур бәхет бармы?
Минзифа Әхмәтшина,
Әлмәт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: