Заман сулышы

Әби – бабайлы өйдә рәхәт

Гаиләдә өлкән буын вәкилләре, ягъни әби белән бабаң бар икән, димәк, бу гаиләдә яшәүче балалар бик бәхетле. Нигә шулай икән дип беркем дә сорамас, шәт. Чөнки монда тәртип, өлкәннәргә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә. Кечкенә сабый әбисенең итәгенә килеп сарыла, җыерчыклы кулларыннан сыйпый. Әбисе шатлана, башыннан сыйпый. Хәтта ачуы килгәндә...

Гаиләдә өлкән буын вәкилләре, ягъни әби белән бабаң бар икән, димәк, бу гаиләдә яшәүче балалар бик бәхетле.
Нигә шулай икән дип беркем дә сорамас, шәт. Чөнки монда тәртип, өлкәннәргә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә. Кечкенә сабый әбисенең итәгенә килеп сарыла, җыерчыклы кулларыннан сыйпый. Әбисе шатлана, башыннан сыйпый. Хәтта ачуы килгәндә дә, "Әй, тәүфыйгың арткыры" дип кенә әйтүчеләр бар бит әле. Кирәк андый әби-бабайлар, бик кирәк. Чөнки хәзер бала-чаганы тәрбияләргә ата-ананың вакыты да, теләге дә җитми.
Мин мәктәптә һәрвакыт әбиләр белән очрашу кичәсе оештырам. Алар, шатланып, бавырсакларын пешереп килә. Оныкларының җырлаганын, шигырь сөйләгәнен күреп куаналар. Балаларны тәрбияләүдә аларның да өлеше бар бит. Әмма сыйныфымдагы балаларның берсе дә әбиләре белән бер түбә астында яшәми, алар ясаган бисмиллалы чәйне эчми, догаларын бик сирәк ишетә. Шуның өчен дә татар телендә сөйләшмиләр, миһербанлыкның нәрсә икәнен кечкенәдән үк аңлап үсмиләр.
Ә элек... Кулыма 1977 елда магнитофон тасмасына язылган 90 яшьлек ятимә күрше карчыгының җырлаган җыры килеп эләккәч, каләм алмыйча булдыра алмадым. Таягына таянып җыр җырлаганы хәзер дә күз алдымда тора. Ул чакта миңа җиде яшь иде.
Өй артымда шомыртым бар,
Көн дә җыеп аламын.
Минем хәлне беркем белми,
Көндә елап аламын...дип җырлый, ә үзенең күзләре яшьле. Мин шулчакта: "И, Нурҗан әби, үзең җырлыйсың, үзең көләсең", дигән идем. Аңладым ул вакытта нигә елаганын, әмма соң, еллар үткәч кенә.
Без - күрше балалары, Нурҗан әбигә көянтә-чиләк белән ерак чишмәдән су алып кайтабыз, идәнен юабыз. Еш кына үзебез: "Нурҗан әби, самавыр куярга күмер биреп тор әле, яки биш-алты шакмак шикәр" дип, ялт кына йөгереп аңа керә идек. Ә ул борып чыгармый. Алдау көнендә якмаган мунчага чакыру дисеңме... Ул, безгә ышанган булып, кулына комганын тотып, мунчага китә, ә без шырык-шырык көләбез. Менә бит ялгыз әби күңел бушлыгын ничек тутырган. Урыны оҗмахта булсын.
Минем үз әбием дә янымда булды. Тик ул 18 ел урын өстендә ятты, аяклары хәрәкәтләнмәде. Хәтеремдә, балалар бакчасына йөрерсең, дигәннәр иде. Тик хыялым тормышка ашмый калды. Матур киемнәрем кечкенә агач чемодан эчендә кечерәеп бетте. Кемнең әбисе бар, анны бакчага алмыйлар, диделәр. Әбием мине карыйсы урынга, 5-6 яшьлек бала аны карый. Әбине, көчкә күтәреп, урындыкка күчерәм, аннары урындыкны өстерәп, бер бүлмәдән икенче бүлмәгә чыгабыз. Зур табакка су салам да, әбием белән икәү савыт-саба юабыз.
Ә шимбә көне - мунча. Кышын да, җәен дә әнием күтәреп мунчага алып бара, ә без алмаш-тилмәш апаларым белән әбине юындырабыз. Үзе бер хатирә. Кайчагында апам белән кул чанасына утыртабыз да, мунча алдыннан әбине бер урам әйләндерәбез. Шул ук вакытта урамнан үтеп баручы тирә-күрше карчыкларын мунчага дәшмичә калмыйбыз.
Менә кечкенә генә чагыштыру: үткән буын балалары һәм хәзер. Ә шулай да татар теле дәресендә бик куандым әле. Әбиләрегез турында шигырь языгыз дигән идем, Самирә Хәлимова, II сыйныфта гына укыса да, бик теләп шигырен китереп бирде. Сез дә укып карагыз әле.
Их, рәхәт тә соң кунакта,
Әби белән бабайда.
Китәсе килми бер килгәч,
Кайтасы килми өйгә.
Әйтеп карыйм әле бүген әти белән әнигә
Бүләк итсеннәр мине бабай белән әбигә.
Менә шундый балалар булганда, димәк, киләчәккә өмет бар.
Әлеге темага комментарийларны zamansulyshy.ru сайтында калдырыгыз

Теги: бабай
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: