Заман сулышы

Китап – якын дустым

Мәктәп китапханәсе - балаларга гомуми белем бирү системасының аерылмас өлеше. Китапханә укучыларны гыйлемле итүдә зур роль уйный. В.Чкалов исемендәге мәктәп китапханәсе зур, иркен, якты бүлмәдә урнашкан. Сигез урынлы булса да уку залы бар. Шул исәптән, укучыларга белемнәрен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. 8 мең 560 данә методик һәм матур...

Мәктәп китапханәсе - балаларга гомуми белем бирү системасының аерылмас өлеше. Китапханә укучыларны гыйлемле итүдә зур роль уйный.

В.Чкалов исемендәге мәктәп китапханәсе зур, иркен, якты бүлмәдә урнашкан. Сигез урынлы булса да уку залы бар. Шул исәптән, укучыларга белемнәрен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. 8 мең 560 данә методик һәм матур әдәбият, 4 мең 951 данә дәреслек, белем байлыгын арттыру өчен кулланырга 210 данә энциклопедик белешмә, 101 электрон диск, газет-җурналлар укучыларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә. Тиз арада мәгълүмат табу өчен Интернет челтәрен дә укучылар бик теләп куллана. Шулай ук телевизор, өй кинотеатры, магнитофон кебек аппаратуралар да бар. Төрле чаралар үткәргәндә бу аппаратура уңышлы файдаланыла.

Елдан-ел китапханә тулыландырылып тора. Хөкүмәт дәреслекләр белән тәэмин итсә, авыл халкы матур әдәбият белән ярдәм итә. Мәсәлән: "Бәкер" шифаханәсенең баш табибы Фаяз Ибраһимов, шифаханә исеменнән бик күп матур әдәбият бирде. Гомерен балалар укытуга багышлаган, бүгенгесе көндә мәрхүм Ефросинья Моисееваның шәхси китапханәсе тулысынча (359 данә), энесе тарафыннан, мәктәп китапханәсенә тапшырылды.

Китапханәгә килеп керү белән күз явын алып, тәрәзә төпләрен тутырып утырган аллы-гөлле чәчәкләре белән яран гөлләре каршы ала. Шуңа күрәдер инде, китапханәдә үзеңне өйдәге кебек иркен тотасың. Мәктәп китапханәсе укучыларның яраткан урынына әверелде.

Укучылар программада каралган, мәҗбүри укылырга тиешле әсәрдән башка, матур әдәбият белән дә кызыксына. Алай гына да түгел, алар хисләрен үзләре иҗат иткән шигырь, мәкаләләр аша күрсәтәләр. Укытучылар да укучыларының китап укулары белән һәрвакыт кызыксына, бергәләшеп китапханәгә йөри. Шулай бергә тыгыз элемтәдә эшләгәндә, билгеле инде, күрсәткечләр дә югары булачак. Балачакта укылган китап гомер буена диярлек истә кала һәм кешенең киләчәк үсешенә зур йогынты ясый. Әсәрләр укып, балалар дөньяга үзенчәлекле караш туплый, китап аларда уңай сыйфатлар тәрбияли. Укучы ничә яшьтә булуына карамастан , китап сайлаганда китапханәченең һәм укытучының ярдәменә мохтаҗ. Ә укучыга ярдәм итү өчен, яшь үзенчәлекләрен һәм аның нәрсә белән кызыксынуын белергә кирәк.

Бүгенгесе көндә телевизор, компьютер, электрон китаплар киң колач җәйсә дә, китапханәләр эшләп килә. Аны рәхәтләнеп кулыңа тотып укыйсың. Ул безгә киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китапка, әдәбиятка мәхәббәт, белемгә омтылыш тәрбияләүдә укытучылар белән беррәттән, китапханәченең дә роле әйтеп бетергесез зур. Һәрбер китапханәче рухи байлыкны балаларга тәкъдим итеп, аларда үз милләте, үз төбәге, әдәбияте, мәдәнияте белән горурлану, аңа соклану хисләре уятуны максат итеп куя дип уйлыйм.

Кыскасы, балаларны китап уку белән кызыксындыру, укырга теләк уяту, әсәр турында фикер алышырга өйрәтү һәм китапханәнең даими укучысы итү - китапханәченең төп бурычы һәм шул бурычны гамәлгә ашырырга тырышам. Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.

Бүген компьютер түрдә тора,

Мәгълүматны Интернеттан бик тиз алам.

Ә шулай да, китап минем якын дустым,

Китап - көчле, бөек, дигән фикердә калам!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: