Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шатлык китер безгә, Яңа ел!

Кышкы кичтә яңгыраган тальян тавышы моңга сусаган авылны сискәндереп җибәрде. Урамнарда күптән менә шулай гармун уйнатып җырламаганлыктан, күбебез моңа аптырады: "Кем кунагы икән, кайдан килгән, әллә берәрсенең туган көнеме, юбилеемы?! Чанада сихри мизгелләр белән сөендерүче үзе урманчы, моң иясе Кыш бабай - Җәдит Шәрифуллин, Кар кызы - Мөэмин-Каратай авылы Мәдәният...

Кышкы кичтә яңгыраган тальян тавышы моңга сусаган авылны сискәндереп җибәрде. Урамнарда күптән менә шулай гармун уйнатып җырламаганлыктан, күбебез моңа аптырады: "Кем кунагы икән, кайдан килгән, әллә берәрсенең туган көнеме, юбилеемы?!

Чанада сихри мизгелләр белән сөендерүче үзе урманчы, моң иясе Кыш бабай - Җәдит Шәрифуллин, Кар кызы - Мөэмин-Каратай авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Хәйретдинова, кыңгырау таккан, дугасына чүпләмле сөлге уралган биеп торган атның хуҗасы, көчле кулларында заман дилбегәсен нык тоткан, яшьли ат җене кагылган, күп еллар бик теләп үзешчән сәнгатьтә катнашкан артистыбыз Җәүдәт Даутов иде. Кыш бабай, Кар кызы әнә шулай бәйрәмгә берничә көн кала йорттан-йортка тукталып, нәниләр һәм өлкәннәргә күчтәнәчләр таратты. Өеңә, тыштан кергән пар бөркеп, ак сакаллы, киң җилкәле, аркасына капчык аскан Суык бабай белән әкияттә генә күргән гүзәл Кар кызы килеп кергәч, болай да якты бүлмәләр зураеп-иркенәеп китә, түрдә урнашкан чыршыда утлар да серлерәк яна. Менә шундый илаһи мәлдә Кыш бабайның затлы тун кигән урманчы абый икәнлегенә һич кенә дә ышанасы килми. Суык бабай гармунда уйнап җырлап та җибәргәч, аның Себер урманнарыннан, төньяктан килгәнлегенә чын күңелдән ышанасың. Ә инде баштан сыйпап арыш капчыгыннан бүләкләр дә өләшкәч, иңнәренә карлар кунган бабайны яратмыйча ничек түзә аласың?!
Зал тутырып җыелган тамашачы хозурына Кыш бабайны заманча бизәлгән чанада 2011 елның күрке - Куян алып керде. Ел уңышлы үткәнгәдер инде, йомшак күңелле озын колак танымаслык үскән, тазарган, көч-куәте ташып тора.
Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова, ветераннар советы рәисе Рәис Сәхапов җыелган халыкны җылы сүзләр белән тәбрикләде, Яңа елда яңа шатлыклар, сәламәтлек теләде. Авыл халкын бер гаиләдәй бердәм яшәргә өндәде.
Яңа елны каршылау кичәсе бик җанлы, кызык булды. Чит планета вәкилләренең сәламләве дә, оныгы өчен бердәм Дәүләт имтиханын тапшырырга җыенган 80 яшьлек әби - китапханәче Наҗия Шәрифуллина, Төркиядән килгән төрек кызының дәртле биюе, талантларның берсеннән-берсе моңлы халыкчан җырлары, җанны баетучы нәфис сүзләр дә бәйрәм рухында йөздерде. Мөгаллимә Фәридә Хәбибуллина, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миңнур Хөснуллина Яңа ел бәйрәмен бизәүдә үзләреннән саллы өлеш кертеп, һәр киенеп килүчегә, ягъни һәр яңа ел костюмына гадел бәя бирә белде. Лотерея уенында откан призлар да күңелне күтәрде. Әнә шулай каршы алды мөэмин-каратайлылар Аждаһа елын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев