Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгердә нәни сабантуй

Сез әле сабантуйны көтеп кенә ятасыздыр, әзерләнәсездер. Ә менә безнең В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары майның кояшлы матур бер көнендә кечкенә сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырып та куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу бәйрәмне Иске Шөгер мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәхимова, сәнгать җитәкчесе Зарина Хәмидуллина искиткеч күңелле, мавыктыргыч итеп...

Сез әле сабантуйны көтеп кенә ятасыздыр, әзерләнәсездер. Ә менә безнең В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары майның кояшлы матур бер көнендә кечкенә сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырып та куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу бәйрәмне Иске Шөгер мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәхимова, сәнгать җитәкчесе Зарина Хәмидуллина искиткеч күңелле, мавыктыргыч итеп оештырганнар. Ә бәйрәмне туган ягыбыз горурлыгы шагыйрь Таһир Шәмсуаров алып барды.
Иске Шөгер авылы балаларның шат, дәртле авазларына күмелде. Күмәк татарча бию дисеңме, капчык киеп яки кашыкка йомырка салып йөгерүме, ымсындырып торган чүлмәкне күңел күзе белән күреп, кулыңдагы колга белән челпәрәмә китерүдән ләззәт алумы - барысы да сабантуйның күңелле мизгелләре булды. Күзне бәйләп бауга эленгән призларны кайчы белән кисү аеруча ошады нәниләргә. Укытучылары белән кулга- кул тотынышып рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Бер генә укучы да бүләксез, игътибарсыз калмады. Иске Шөгер авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Лилия Шиһапова моңа зур өлеш керткән. Бәйрәмне оештыручылар бүләкләрен тапшырганда балаларга мактау сүзләрен кызганмадылар, киләчәктә дә язмышларын сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән бәйләүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев