Сәламәтлек саклау министрлыгы ата-аналар өчен больничныйлар срогын үзгәртте
Балалары еш авыручы ата-ана хәзер елына ике айга хәтле больничныйда була ала. Алар атна саен барып, больничныйларын яңадан рәсмиләштерергә тиеш булмаячак.
Сәламәтлек министрлыгында күптән көтелгән боерык имзаланган. Ул балалары җиде яшькәчә ата-ананың хәлен җиңеләйтүне күз алдында тота. Сүз бала амбулаторно (өйдә) дәваланган, яисә хастаханәдә әнисе белән булган очрак турында бара....