21 октябрь 2011 яңалыклары
-
Олылар күк күтәргән бит алар, Ил хәсрәтен – Ватан нужасын.
Кичә шәһәребезнең Геройлар аллеясында тантаналы рәвештә тыл хезмәтчәннәре истәлегенә һәйкәл ачылды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов килгән иде. Тантананы Рәгать Хөсәенов ачып җибәрде: - Шөгердә барельеф ачылу тантанасында бер ханымның: "Сугыш ветераннарын хөрмәтлисез, ә менә мин сугышның ачысын-төчесен...
-
Авыл рәисе
Шөкер, әле арабызда миннән киткәнче - иясенә җиткәнче, дип көн итмәгән, авылы, иле алдында, намусына хыянәт итмичә җаваплылык тоеп гомер сөргән асыл затлар бар. Шундыйларның берсе - Мөэмин-Каратай авылы кешесе Рәис ага Сәхапов 70 яше тулган мәлдә дә авылдашларына терәк рәвешендә яшьнәп яши бирә. Рәис Харис улы Сәхапов 1941 елның...
-
Укытучыга – истәлек медале
Татар мәгарифен үстерүдә лаеклы хезмәтләре өчен, Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөгъдә Таһир кызы Ямалтдинова ТРның Каюм Насыйри исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Диплом һәм истәлек медален Казанда "Корстон"да Укытучылар көнендә ТР Дәүләт Совета Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган.
-
Уңыш белән кайттылар
Шәһәребезнең Р.Шиһап исемендәге татар халык театры Вил Сәйфуллин әсәре буенча "Әгәр кичерә алсаң..." спектакле белән Бөгелмә милли үзәгендә чыгыш ясап кайтты. Артистлар чыгышы зур уңыш казанды. Хәзер алар спектакль белән Казан һәм Тольятти шәһәрләренә барырга әзерләнәләр.