12 нче лицейда фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Чирмешән, Минзәлә, Нурлат, Ютазы, Бөгелмә, Мамадыш, Зәй, Яңа Чишмә районнарыннан укучылар килгән иде.
Пленар утырышны ачып, лицей директоры Светлана Клюева укучыларга уңышлар теләде. Конференциядә кулланылган материалларның китап җыентыгына тупланачагын әйтеп узды. Мондый төр конференцияләр укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә, сөйләм...