Мәскәүгә – Чыршы бәйрәменә
Шушы көннәрдә Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 100дән артык бала Мәскәүнең Төп чыршы бәйрәмендә булып кайтты. Аларны Казаннан 24 олы кеше озата барган.
Лениногорскидан бердән-бер бала - 11 нче гимназия укучысы Айсылу Галимовага тәтегән илнең төп чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете. Айсылу VI сыйныфта белем ала. Ул менә 5 ел инде рәсем-сәнгать...