17 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Балалар йортына бирегез
Яңа ел алды. Бөтен кеше бәйрәмгә әзерләнә, бәйрәм алдыннан була торган ыгы-зыгы белән мәшгуль. Без дә, ягъни тәрбияче белән балалар, шигырьләрне сәнгатьле уку, дөрес хәрәкәтләр белән бию, җырларның көйләрен бозмыйча җырлау кебек эшләр белән шөгыльләнәбез. Шулай беркөнне бер әби, баласын төркемгә керткәч, кайгылы кыяфәттә: - И-и, Ходаем, яллар бик озак...
-
Полиция көндәлеге
-13 гыйнвар аралыгында шәһәр һәм район территориясендә 12 җинаять теркәлгән 20 меңлек зыян 6сыннан 7сенә кадәр булган аралыкта Садриев урамы, 60 нчы йорт адресы буенча урнашкан бер фатирдан карак 19 мең сумлык кием-салым урлап чыга. Оператив-тикшерү төркеме беркайда да эшләмәүче 1978 елгы ир-егетне тоткарлый. Җинаять эше кузгатылган. Урлап саткан 10...
-
Яшь күңелле апалар
Без яшь чакта, 50 яшьтән узган абый-апалар, безнең өчен бик олы булып күренәләр иде. Баксаң, үзебез дә алар яшен узып, алтынчы дистәне ваклыйбыз икән. Ә күңел дигәнең - унсигездә... Язмыш, элеккеге "Зиләйлүк", хәзерге "Сандугач " фольклор ансамбле белән очраштырды. Алар мине үз сафларына алдылар. Ансамбльдәге алны-ялны белми торган, көр күңелле...
-
Үрнәк күрсәтүчеләрнең башлангычлары
Ил җитәкчеләре бүгенге авылның киләчәген гаилә фермалары белән бәйли. Әлеге программа үз эченә нәрсәне ала соң? Төзелүче ферма яисә объект 80 процентка якын әзерлектә булырга тиеш. Шушы смета бәясенең 30 процентын - муниципаль район, 30 процентын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанс ярдәме күрсәтә, ә калганын әлеге программада катнашучы үзе...
-
Чаңгыда – яшүсмерләр
Лениногорскида һәрвакыт төрле спорт ярышлары үткәрелеп тора. Менә күптән түгел Казаннан, Уфадан, Свердловск өлкәсеннән, Түбән Новгород, Пермь краеның Березники шәһәреннән һәм Түбән Тагилдан спортчылар килде. Лениногорскида чаңгының ике төр ярышы буенча Идел буе һәм Урал Федераль округының зона ярышлары үтте. 1912 елның 19 февралендә Россиядә беренче тапкыр чаңгының ике төре...
-
Суыткычта саклаган
Садриев урамы, 52 нче йорттагы бер фатирны тикшергән вакытта, хокук сакчылары кара төстәге сыекча салынган 2 шприцка тап була. Шприцларны полиция хезмәткәрләре суыткычтан табып ала. Алар 1980 елгы фатир хуҗасы һәм 1980 елгы кунакныкы булып чыга. Әлеге эш буенча нәтиҗә чыгару өчен шприцлар экспертизага җибәрелгән.
-
Шугалак ачылды
Бозда тимераякта шуарга теләүчеләр түбән сулыкта иркенләп шуа алалар. Чөнки монда "Лениногорскнефть" идарәсе шугалак ачты. Конькины янәшәдә урнашкан тулай торактан прокатка да алып була. Әйтергә кирәк, шугалакта кеше күп, күл өсте шау-гөр килеп тора.
-
Торак шартларын яхшыртканнар
Узган ел Лениногорскида, социаль ипотека программасы буенча, бюджет өлкәсендә эшләүче предприятие-оешма хезмәткәрләренең 108 гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Татарстан буенча. 10 мең 754 фатирлы 198 йорт төзелгән, шуның 9 меңгә якыны гаиләләргә бирелгән. 2012 елга социаль ипотека бюджеты - 13,3 млрд. сум (ТР буенча) тәшкил итә.
-
Прокурор җиңде
Шәһәр һәм район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре арасында шәһәр мэры кубогына барган өченче бильярд уеннары тәмамланды. Турнир ике көн дәвам итте. Үзебезнең җитәкчеләрдән тыш, анда республиканың иң көчле бильярдчысы, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Кискен ярыштан соң җиңүчеләр билгеләнде. Мэр кубогын икенче мәртәбә рәттән шәһәр һәм район прокуроры Петр...
-
Ветеранга – мактаулы исем
Шәһәр Советы утырышында "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе ветераны Анатолий Васильевич Арестовка "Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины" дигән исем бирелде. Әлеге исемгә ветеран 90 яшьлек юбилее уңаеннан һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә керткән хезмәтләре актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганы өчен лаек булды.
-
Хуҗасыз этләр
Моннан 5-6 еллар элек Мәскәү шәһәр Думасы тәкъдиме буенча закон проекты әзерләнгән иде. Ул этләр һөҗүменнән бер яисә берничә кеше гомере өзелгән очракта, аның хуҗасын 3-7 елга рәшәткә артына утырту, ә этне (ул үтерүче дип исәпләнә) бөтенләй "йоклату"га нигезләнә. Ә муенчаклы баудан (поводок) башка этләрне урамга чыгару махсус мәйданнарда гына...
-
Җинаять кылу кимегән
Эчке эшләр бүлегенең актлар залында 2011 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалып, 2012 елга бурычлар билгеләнде. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, шәһәр прокуроры Петр Гринь, бүлек кураторы Сергей Маркелов, шәһәр суды рәисе урынбасары Данил Фәхриев, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика буенча идарәсе бүлекчәсе начальнигы Михаил Сергеев һәм башкалар катнашты. Эчке эшләр бүлеге...