29 март 2013 яңалыклары
-
Нәбирә Гыйматдинова Лениногорскида булып китте
Шушы көннәрдә шәһәребезгә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Нәбирә Гыйматдинова булып китте. Үзәк китапханәдә ул районыбызның әдәбият сөючеләре белән очрашты. Күп кенә сорауларга җавап бирде. Очрашуда катнашучылар Нәбирә Гыйматдинованың быел Г.Тукай премиясенә кандидат булуын искә алып, уңышлар теләде. Игътибарыгызга очрашудан фотолар тәкъдим итәбез. "Фотогалерея"га кереп карагыз.
-
“Заман сулышы” газетына корреспондент кирәк
Эшкә корреспондент чакырабыз. Татар телен яхшы белү кирәк, югары филологик белем булуы мөһим. Үзегез турындагы мәгълүматны zaman5@yandex.ru электрон почтасына җибәрегез.