31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы үтә
Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында катнашучылар Лениногорск районында халыкка ТКХ хезмәте күрсәтү тәҗрибәсе белән танышты. Аларга Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы үрнәк торак йорт күрсәтелде, ремонтлау узелында булдылар. "ТКХ һәм төзелеш мәгълүмати ресурслар үзәге"ндә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Шуннан соң Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы башланды.
-
Лениногорск кызы фәнни эш язып җиңгән
"Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни эш" конкурсы җиңүчеләре арасында шәһәребезнең 11 нче гимназия укучысы Рина Бадыкшанова да бар. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе Әлмәттә узган бюро утырышында конкурска йомгак ясаган. Әлеге конкурста 62 укучы һәм студент катнашкан. Татарстаннан тыш, Оренбург өлкәсе, Чувашия Республикасы укучылары да эшләрен...